Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» бәйгесендә катнашырга чакыра

Конкурста 9 яшьтән башлап чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем – ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала.

Әлмәт мөхтәсибәте «Әйтер сүзем бар» бәйгесе үткәрә

Әлмәт мөхтәсибәте район күләмендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» дип аталган дини бәйге үткәрә. Ул татар телле иң яхшы вәгазьчене ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бәйге 2023нче елның 4нче гыйнварында Әлмәт яшьләр үзәгендә узачак.

Конкурста 9 яшьтән башлап чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем – ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Балаларга бары ата-аналар яки олылар белән катнашу рөхсәт ителә.

Вәгазь бәйгесен өч яшь төркеме буенча үткәрү көтелә, аларның һәрберсендә өч призлы урын каралган: «Кече төркем» (9-12 яшьлек балалар), «Урта төркем» (13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар), «Өлкән төркем» (18 яшьтән алып чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар). Дин әһелләре өчен аерым номинация каралган.

Әзер вәгазьләрне электрон рәвештә быелның 31нче декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урын алган җиңүчеләргә бүләкләр һәм катнашучы дипломы тапшырылачак.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев