Әлмәт егете Идел буеның яшь җайдаклары чемпионатында җиңде
Ачык ишек

Әлмәт егете Идел буеның яшь җайдаклары чемпионатында җиңде

Хәзер Илнар Исламов Мәскәүнең Үзәк ипподромында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

Казан ипподромында Идел буеның яшь җайдаклары чемпионаты узды. Бу ярышта Әлмәт районының Габдрахман авылында туган Илнар Исламов 25 яшькә кадәрге җайдаклар арасында беренче булды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, хәзер Илнар Мәскәүнең Үзәк ипподромында Татарстан Республикасы данын яклаячак.

https://tatar-inform.tatar

Фото Тимур Нагумановның Телеграм-каналыннан

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев