«Алмачуар» драматургия конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә
Иң яхшы пьеса авторларын акчалата бүләкләр көтә.
«Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсы Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелә.
Бәйгедә 18 яшьтән өлкәнрәк авторлар катнаша ала. Төп шартларның берсе – пьесаларның татар телендә булуы.
Катнашу өчен konkurskazan@mail.ru электрон адресына 2024 елның 1 сентябренә кадәр гариза һәм пьеса текстын юлларга кирәк.
Тулырак нигезләмә һәм гариза формасы белән ВКонтактедагы төркемдә танышырга мөмкин.
Чыганак https://t.me/kzn_official_tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев