Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең дүртенче клибы дөнья күрде

Яшь төркеменең яңа клибы slow motion стилендә төшерелгән.

«АЛМА» яшүсмерләр төркеменең дүртенче клибы дөнья күрде. «Сөймә, йөрәк» дип исемләнгән композициянең сүзләрен шагыйрә Зөләйха Камалова иҗат итте, композиторы – саунд-продюсер Камил Котдусов (THE KAM).

Проект «ТАТМЕДИА» АҖ Филиалы «Сабантуй» журналы редакциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

«Яңа җыр яшүсмерләрнең беренче тапкыр сөю хисе белән очрашуы хакында. Яшь, тәҗрибәсез йөрәкнең яңа хисләр ташкыныннан бәргәләнүе, борчылуы – клипның төп сюжетын билгели. Беренче мәхәббәт, яшьлек, хаталар һәм яңа тәҗрибә турындагы бу җыр һичшиксез яшь тыңлаучылар күңелендә үз урынын табачак», ди төркем.

Яшь төркеменең яңа клибы slow motion стилендә төшерелгән. Бу алым яшьләрнең һәр хәрәкәтен, уй-хыялларын һәм кичерешләрен тагын да нечкәрәк тоя алу өчен кулланылды.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев