Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

Бәйге сөйләм үсеше һәм нәфис сүз белән кызыксыну, шигъри сүзнең матурлыгын һәм аһәңен тоя белү максатыннан үткәрелә. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигьрият сөючеләр арасында үткәрелә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге номинацияләре:

– «Җәлил татар телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Җәлил рус телендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Җәлил дөнья халыклары телләрендә» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Фронтовик язучылар» номинациясе (барлык яшь төркемнәре)

– «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив белән башкару» номинациясе

Конкурсның этаплары:

1 этап – 2022 елның 6 ноябреннән 17 ноябренә кадәр сайлап алу этабы: оештыру комитеты тәкъдим ителгән материалларның әлеге нигезләмәгә туры килү-килмәвенә беренчел бәя бирә (дистанцион);

2 этап – 2022 елның 18 ноябреннән 6 декабренә кадәр жюри катнашучыларның эшен бәяләү критерийлары буенча бәяли һәм конкурс финалистлары билгели (дистанцион рәвештә);

3 этап – финал: 2022 елның 12 декабреннән 16 декабренә кадәр жюри әгъзалары белән берлектә оештыру комитеты тарафыннан конкурсантларның видеоязмалары онлайн-режимда карала һәм критерийлар нигезендә бәяләнә.

Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев