Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җәлил оныклары китапханәдә кунакта

26 гыйнвар көнне 15.00 сәгатьтә Чаллының Үзәк китапханәсендә каһарман шагыйребез Муса Җәлилнең оныгы һәм оныкчыгы белән туры эфирда очрашу узачак.

Шагыйрьнең оныгы Татьяна Михайловна әнисе Чулпан һәм әбисе Әминәнең истәлекләре, үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашачак. Ул Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шагыйрь һәм моң» халыкара музыкаль-шигъри фестивальнең сәнгать җитәкчесе.  Т. Малышева фестивальне оештыру, үткәрү һәм анда катнашучылар турында сөйләячәк.

Әлеге фестивальнең бер катнашучысы, очрашуыбызның кунагы Муса Җәлилнең оныкчыгы, яшь скрипкачы, күпсанлы халыкара бәйгеләр лауреаты, В.Спиваков Хәйрия фонды стипендианты Елизавета Малышева.

Үзәк китапханәнең ВКонтакте төркемендә https://vk.com/bibl_chelny узачак туры эфир барышында тамашачылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алачак.

 

Әдәбият сөюче дусларыбызны туры эфирда көтеп калабыз!

Ләйлә Харисова, Чаллы шәһәре Үзәк китапханәсе хезмәткәре.

Фотода Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Михайловна һәм оныкчыгы Елизавета Малышева.. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев