Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Алдынгылар хәрәкәте» автобусы Татарстан буйлап сәяхәткә чыкты

4 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр Татарстан буйлап ике параллель маршрут эшләячәк.

Татарстанда "Алдынгылар хәрәкәте" автобусыы 22 меңнән артык кешене эшчәнлеге белән таныштырачак. Бу хакта "Алдынгылар хәрәкәте" матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

"Алдынгылар хәрәкәте"нең беренче автобус туры 2023 елның июлендә узды. Ул Татарстанның 14 төбәгендәге 20 лагерьда булды. Шулай итеп, 3700дән артык бала һәм яшүсмер хәрәкәтнең эшчәнлеге белән танышты.

Хәзер автобус географиясен киңәйтә һәм республиканың барлык төбәкләрен дә үз эченә ала. 4 сентябрьдән 11 октябрьгә кадәр ике параллель маршрут эшләячәк. Автобус Лаеш, Яшел Үзән һәм Биектау районнарында булд инде. 

6нчы сентябрьдә: Арча һәм Әтнә районнары;

7нче сентябрьдә: Арча һәм Питрәч районнары;

8нче сентябрьдә: Балтач һәм Питрәч районнарында очрашулар булачак.

Һәр районда яшүсмерләр өчен интерактивбелем бирү уены үткәреләчәк, аларга шулай ук ​​"Алдынгылар хәрәкәте" проектларын тәкъдим итәчәкләр һәм республикада булган балалар һәм яшьләр өчен мөмкинлекләр белән таныштырачаклар.

Һәр очрашу азагында биюле флешмоб һәм катнашучылар арасында бүләкләр уйнату булачак. Шулай ук ​​көн дәвамында фотозона һәм "Хәрәкәт почтасы" интерактив платформасы эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев