Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза
Ачык ишек

Алабугада яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза

Алабугада 1-10 августта яшь рәссамнарның V Халыкара «BASHNYA» иҗат лабораториясе уза.

Әлеге проект Татарстан Мәдәният министрлыгы, Санкт-Петербургның А.Л.Штиглиц исемендәге дәүләт академиясе ярдәме, Белоруссиянең һәм Алабуганың мактаулы консулы Константин Анисимов катнашы белән үткәрелә.

Лабораториядә илнең һәм чит илләрнең төрле почмакларыннан 17 рәссам катнаша. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.

10 августта, йомгаклау күргәзмәсендә, быел һәм узган елларда иҗат лабораториясендә оештырылган эшләр тәкъдим ителәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alabugada-yas-rassamnarnyn-v-xalykara-bashnya-iat-laboratoriyase-uza-5858428


Нет комментариев