Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры бара

Турнирда барлыгы 75 кеше килеп катнашырга теләк белдерде.

 

Алабугада уктан ату буенча “Туган батыр” II Бөтенроссия турниры бара. Бу хакта https://dumrt.ru сайты хәбәр итә.

Аны оештыручылар:

  • Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте,
  • Алабуга шәһәре һәм Алабуга районы мөхтәсибәте,
  • Алабуга шәһәре һәм Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы хакимияте, Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы,
  • Казан шәһәренең “Туган авылым” милли-туристик комплексы,
  • Башкортостан Республикасының “Мәргән уксы” атка утырып ату һәм традицион җәядән атуны үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешмасы;
  • «МАКСАТ» ир-атлар спорт клубы, Татарстан Республикасының җәядән ату федерациясе.

Катнашучыларны һәм кунакларны сәламләү өчен Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.

II Бөтенроссия турниры

  • халыкларның тарихи, этник, фольклор һәм мәдәни мирасын пропагандалау һәм өйрәнү,
  • сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
  • яшьләрне даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү;
  • уктан атуны популярлаштыру;
  • Татарстан Республикасында вакыйгалар туризмын үстерү;
  • Татарстан Республикасы һәм Россия күләмендәге ярышларда Россия Федерациясен тәкъдим итә алучы югары квалификацияле җәядән атучыларны ачыклау, әзерләү һәм камилләштерү максатларында үткәрелә.

Турнирның приз фонды 200 мең сумны тәшкил итә.

Турнирда барлыгы 75 кеше килеп катнашырга теләк белдерде. Алар –

  • Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан,
  • Әстерхан,
  • Мәскәү,
  • Пермь шәһәрләреннән.

Барлык спортчылар да милли киемнәрдән киенгән. Алабугадагы бүгенге мохитне күзәтү өчен күп халык җыелды.

Ярыш җайдак, тездән ату, биатлон, һөҗүм, классик баганадан ату, тизлеккә ату, төрек путасы, еракка сөңге ату кебек VIII этапта уза. Икенче турнирның яңалыгы шунда: быел ярышта сөңге ату кебек яңа этап кертелә. Призлы урын алучыларның күрсәткечләре бертигез булганда, җиңүчене ачыклар өчен, тагын бер тапкыр уктан атып караячаклар. Бу “Җәя кереше” этабы дип атала.

Фото https://dumrt.ru сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев