Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Акыллы кешедән акыллы сүз чыгар

Әлеге китапның тышлыгының икенче битенә үк «Татарстанның бүгенге һәм киләчәк варисларына...» дигән сүзләр язып куелган.

Кала китапханәләребездә нинди генә китаплар юк! Киштәләрдә маҗаралы да, фәнгә нигезләнгән энциклопедияләр дә шактый. Һәм алар арасында балалар өчен татар мәкальләре, әйтемнәре тупланган басмалар да бар. Әйтик, Татарстанның Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән 2021 елда нәшер ителгән, «Татарстан варислары» сериясенә караучы «Татар халык мәкальләре» китабын гына алыйк.

Аның тышлыгының икенче битенә үк «Татарстанның бүгенге һәм киләчәк варисларына...» дигән сүзләр язып куелган. Димәк, бу китап нәкъ сезнең өчен, кадерле укучылар! Китап вакытны бушка уздырмау мөһимлеген ассызыклау белән башланып китә. Ул үз укучысын өлгер булырга өнди һәм аның беренче битләренә үк «Җиккән атың җилдәй булсын» дигән мәкаль дә өстәлгән. Гомумән, биредәге мәкальләр тизлек төшенчәсен генә аңлатып калмый, китап чыдамлык, дәрәҗә, кызыксынучанлык, сизгерлек, традиция, осталык, бердәмлек, ныклык һәм максатчанлык төшенчәләре белән бәйле мәкальләр белән дә баетылган. 

Халык телендәге кыскача гыйбәрәләрдән, гасырлар буе җыелган тәҗрибәдән, күзаллаулардан, төрле сынаулардан чыгып тупланган әһәмиятле мәкаль, әйтемнәребез икенче төрле халык зирәклеге каймагы дип тә аталып йөртелә. Аларның күбесе бер уку белән үк истә кала. Алар хәтта озын нотык-нәсыйхәтләрдән дә үтемлерәк булырга мөмкиннәр. «Акыл белән алтын табыла, алтын белән акыл табылмый», «Бал корты янында балга батырсың, тирес корты янында тирескә батырсың», «Дусы күпне яу алмый, акылы күпне дау алмый» дигән мәкальләрне генә искә алсак та, кешегә эчтәлегенә акыллы фикерләр салынган китапларны үз итү бик мөһим икәнлеге белән килешерсез дә булыр!

Җәйге каникуллар инде бетеп тә килә, әмма әле шушы атналарда да яңа китаплар укырга вакытыгыз тар түгел. Зирәк, тел байлыгына ия булырга омтылучы укучыларыбызның һәммәсен китапханәләргә чакырып калабыз!

Заһирә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Чаллы үзәк китапханә хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев