Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Актанышта «Бүләк» лагерының өченче агымы пионериянең 100 еллыгына багышланды

«Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагерының өченче агымын ябу тантанасы булды. Пионериянең 100 еллыгы- әлеге агымның төп эчтәлеге нәкъ менә шушы юбилей датасына бәйле.

Пионериянең иң асыл тәрбияви кыйммәтләрен сөзеп алып хәзерге буын балаларына тапшыру төп максатларның берсе. Бер-береңә итәгатьле мөнәсәбәт, дуслык хисләрен саклау, тормышта үзеңне лидер итеп таныту, үз илеңнең патриоты булу - менә шушы әхлакый сыйфатларны балаларга җиткерү бурычы куела да инде. Бу турыда «Актаныш-информ» хәбәр итә.

Бу агымда район мәктәпләрендә белем алучы 160 укучы сәламәтлеген ныгытты, күңелле итеп ял итте. Укучылар 5 төркемгә бүленеп төрле кызыклы бәйгеләрдә көчләрен сыный, яңа һөнәрләргә өйрәнә, кичәләрдә катнаша. Лагерь директоры урынбасары Резеда Фәйзрахманова һәр көннең билгеле бер тематика астында узуын әйтте.

Педагоглар һәм әйдаманнар балалар белән СССР заманнарындагы уеннарны искә төшергән, үткәнне, бүгенгене, киләчәкне бергә бәйләп чаралар оештырган.

Бүгенге тантанада төркем командирлары нәкъ тә пионер лагерьларындагыча рапорт тапшырды, лидерны куәтләп сөрәннәр яңгырады. Укучыларның кызыл галстуклары, кызыл пилоткалары пионерия дулкынын тагы да көчәйтеп, куәтләп җибәрде.

Лагерь директоры Гөлнара Мусина активлыклары белән аерылып торган укучыларга һәм әйдаманнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Ә өченче отряд пионерлары барлык күрсәткечләр буенча да алдынгылыкка чыгып чәкчәк һәм кубок белән бүләкләнде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева киләсе агымның да әлеге тематикада оештырылуын билгеләп узды. 4 смена 4 августта башланып китәчәк. Теләүчеләрне лагерь администрациясе көтеп кала.

Ябылу тантанасыннан соң укучылар «Бүләк» сәхнәсендә үз көчләре белән әзерләгән концерт программасын тәкъдим итте.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/aktanysta-bulak-lagerynyn-ocence-agymy-pioneriyanen-100-ellygyna-bagyslandy-5858223

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев