Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Аксубайдан аталы-уллы Зәйнуллиннар шахмат буенча республика ярышларында җиңү яулады

Шахмат буенча гаилә командаларының «Буыннар бәйләнеше» республика ярышларында Аксубайдан аталы-уллы Зәйнуллиннар беренче урынны алды.

 

 

Флен Зәйнуллин оста җитәкче, Татарстан Диңгез җыелышы әгъзасы, Аксубай районында диңгезчеләр җыенының тулы вәкаләтле вәкиле буларак билгеле. Ул шулай ук актив шахматчы да, шахмат буенча турнирларда катнаша, интеллектуаль шөгыльгә улы Энгельне дә җәлеп итә. Бу хакта «Авыл таңнары» сайтында хәбәр ителә.

Гаилә командасы шахмат буенча «Буыннар бәйләнеше» республика турнирының икенче турында катнашты. Әтисе дә, улы да үз номинацияләрендә беренче урыннарны яулады. Җиңүгә ирешкәннәре өчен аларның икесе дә Әлки районында яшьләр сәясәте бүлеге һәм Россия «Пенсионерлар берлеге»нең җирле советы грамоталарына лаек булды.

Фото: Зәйнуллиннар гаиләсе архивыннан

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев