Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әкият» курчак театры «Тылсымлы яңа ел төше» дигән могҗизалы тамашага чакыра

«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары марафоны старт алды, ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«Әкият» курчак театрында Яңа ел тамашалары марафоны старт алды, ул 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

«Әкият» курчак театры быел нәни тамашачыларны һәм әти-әниләрне яңа спектакль - «Тылсымлы яңа ел төше» дип аталган могҗизалы тамашага чакыра», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Фойеда Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында балалар белән Чыршы тирәли әйлән-бәйлән оештырылачак.

Яңа ел тамашалары татар һәм рус телендә дә барачак.

Яңа ел төнендә хәтта төшләр дә гадәттән тыш матур һәм могҗизалы була. Курчак театры яңа елның хуҗасы – бәләкәй Куян турында спектакль әзерләгән. «Яңа ел хуҗасы булу – бу бик зур җаваплылык. Күз алдыгызга гына китерегез, ел кызык, матур, үпкәләүләрсез һәм бөтенесе канәгать булырлык итеп үтсен өчен күпме тырышырга кирәк», дип кызыктыра театр тамашачысын.

«Куян тыз-быз чабып, арып-талып, хәлдән таеп, ничек йоклап киткәнен дә сизми кала. Һәм төшләр күрә! Ә төштә... Әлбәттә, төштә Кыш Бабай белән Кар Кызы, Чыршыларда матур утлар, уенчыклар һәм иң күңелле бәйрәм киче! Әйе, төшләрнең дә төрлесе була. Кайчак йөзе кара усаллар матур төшләргә кереп, бәйрәмнең ямен җибәрергә тырышалар. Ләкин без бит беләбез, бу төш кенә, шуңа берәүдән дә курыкмыйбыз!» – диелгән театрның хәбәрендә.

https://tatar-inform.tatar

Фото: Лариса Пасынкова, "Әкият" курчак театрының матбугат үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев