Октябрьдә «Әкият» курчак театры Чаллы шәһәрендә үзенең спектакльләрен күрсәтәчәк.
Артистлар гастроль кысаларында үзәләренең иң матур спектакльләрен күрсәтәчәк. Бу – Редьярд Киплинг әсәре буенча «Маугли» музыкаль-пластик спектакле һәм яңа сезонның премьерасы – Льюис Кэрролл буенча «Алисаның могҗизалар иле».
Спектакльләр Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә 12, 13, 14нче октябрь көннәрендә узачак.
Нет комментариев