Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әкият» курчак театры Әлфия Авзалованың туган көнендә «Әлфия» спектаклен күрсәтә

15нче гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел.

 

«Әкият» Татар дәүләт курчак театры Әлфия Авзалованың 90 еллыгы уңаеннан «Әлфия» спектаклен күрсәтәчәк.

«15нче гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың тууына 90 ел. Шушы уңайдан бу көнне тамашачыны Илгиз Зәйниевнең Әлфия Авзаловага багышлап иҗат иткән «Әлфия» спектакленә чакырабыз», - дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Спектакль 17.00 сәгатьтә башлана.

Спектакль аша Әлфия Авзалованың язмышын күзалларга мөмкин. Тормыш күренешләренә туры килгән җырлар да сайланган. Әлфия Авзалованың төрле яшьтәге курчаклары ясалган. Сәхнәдә Илһам Шакировның да, җырчының иҗат төркемендәге музыкантларның да курчаклары бар.

  • «Әлфия» спектакленең премьерасы 2019 елда булды. Спектакль «Алтын битлек 2021» Россия милли театр премиясе лонг-листына керде.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев