Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әкият юлы» Россия-Кытай балалар иҗат фестиваленә эшләр кабул итү дәвам итә

7-16 яшьлек балалар үз эшләрен “Әкият юлы” балалар иҗат фестиваленә тәкъдим итә ала.

7-16 яшьлек балалар үз эшләрен “Әкият юлы” балалар иҗат фестиваленә тәкъдим итә ала. Ул Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә "ВКонтакте" социаль челтәрендә дистанцион форматта уздырыла.

Россия балалары кытай әкиятләре сюжетлары буенча видеороликлар төшерәләр яки рәсемнәр ясыйлар, кытай укучылары исә рус әкиятләре сюжетлары буенча. Гаризаны 24 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Укучылар эшен Россия ягыннан interdom.festival@mail.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк. 25 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр рәсем һәм видеороликларны "ВКонтакте" социаль челтәрендә фестиваль битендә урнаштырачаклар.

Рәсемнәрне теләсә нинди жанрда һәм техникада башкарырга мөмкин. Видеороликка таләпләр: әкиятнең танылуы, озынлыгы өч минуттан артмавы, МР4 форматы, сурәтнең 1024х768 пиксельлы булуы рөхсәт ителә.

Иҗади эшләр катнашучылар тарафыннан мөстәкыйль башкарылырга һәм фестивальнең битендә бастырылганга кадәр башка чыганакларда яисә ресурсларда урнашмаска тиеш.

Фестивальгә 2022 елның 9 декабрендә онлайн-режимда тантаналы бүләкләү тантанасында һәм Кытай катнашучылары белән "Дуслык телекомпаниясе" кысаларында йомгак  ясалачак. Һәр ил иң күп тавыш җыйган 30 җиңүчене билгели (һәр категориядә 15 эш).

https://mon.tatarstan


 

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев