«Ак калфак» VI Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенә гаризалар кабул итү бара
Ачык ишек

«Ак калфак» VI Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенә гаризалар кабул итү бара

Бәйгедә 9-11 сыйныфта укучы һәм 9 сыйныфны тәмамлап, I-II курста белем алучы кызлар катнаша ала.

 

Бәйгене «Бөтендөнья татар конгрессы» Регионара иҗтимагый оешмасы; «Ак калфак» Региональ татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге оештыра.

БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ ҺӘМ БУРЫЧЛАРЫ:

– халкыбызның тарихын өйрәнү;

– рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү;

– укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру;

– алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирү.

Бәйгедә катнашу бушлай.

Бәйгедә урта гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныфында укучы кыз балалар (9 сыйныфны тәмамлап, урта махсус белем бирү учреждениесенең I-II курсларында белем алучы талибәләр дә) дәгъва кыла ала.

Белешмәләр өчен телефон номеры: 89393967641

tulachi.ru

Фотоhttp://shahrichalli сайтыннан

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев