Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Ак чәчәкләр» бульварында өлкән сыйныф укучылары өчен математикадан бушлай дәресләр була

24нче сентябрьдә «Ак чәчәкләр» бульварындагы паркның иҗади остаханәсендә математика буенча түләүсез дәресләр узачак.

Дәресләрне математика укытучысы, төп дәүләт имтиханнарына һәм БДИга әзерлек буенча белгеч Розалия Әхмәтшина үткәрәчәк.

Бу көнне 15.00 дән 15.50 гә кадәр 10 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары «Рациональ һәм иррациональ тигезләмәләрне чишү» темасына дәрес тыңлый алачак, ә 16.00 дән 16.50 гә кадәр турыпочмаклы өчпочмакны чишү буенча дәресләр булачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары өчен дәресләр 17.00 сәгатьтә башлана. 17:50 гә кадәр укучылар өлешләрне өйрәнәчәк, ә 18:00 дән 18:50 гә кадәр гомуми төрдәге өчпочмакларның нәрсә икәнен беләчәкләр.

Дәресләрдә катнашу өчен алдан теркәлү кирәк. Дәресләргә +7 (937) 004-99-42 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: казан математика парк ак чәчәкләр белын цветы