Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Әйтер сүзем бар» дигән вәгазь бәйгесе игълан ителде

Конкурста 9 яшьтән башлап катнашырга мөмкин.

Әлмәт мөхтәсибәте татар телендә вәгазь осталыгы буенча «Әйтер сүзем бар» исемле дини бәйге игълан итә.

Конкурста 9 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр теләгән һәркем катнаша ала. Балаларга ата-аналар яки зурлар белән катнашырга рөхсәт ителә.

Конкурс өч яшь категориясе буенча үткәрелә аларның һәрберсендә өч призлы урын бирелә:

– “кече төркем” – 9-12 яшьлек балалар;

– “урта төркем” – 13-17 яшьлек егетләр һәм кызлар;

– “өлкән төркем”  – 18 яшьтән чикләнмәгән яшькә кадәр ирләр һәм хатын-кызлар;

– дин әһелләре өчен аерым номинация.

Конкурс нигезләмәсендә күрсәтелгән темаларга татар телендә вәгазьләр язарга кирәк. Эшләрне 2022 елның 12 декабренә кадәр vagaz-almet@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Призлы урыннарны алган җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр һәм катнашучы дипломы белән бүләкләнәләр.

Тулырак мәгълүматны оештыручылар телефоны буенча белергә була: 89179316571

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев