Җәйнең соңгы көннәрен ничек файдалы итеп үткәрергә
Бүген – 26нчы август, җәй бетәргә тагын бер атна калды.
Җәйнең соңгы көннәрен онытылмаслык итеп үткәрү һәм яңа уку елына әзерлек өчен идеяләр тупладык.
Табигатькә чыгу
Уку елын планлаштыру
Эссе язу
Яңа уеннар табу
Эш өстәлен тәртипкә китерү.
1. Табигатькә чыгыгыз
Әгәр җәй дәвамында гаилә белән пикникка чыкмагансыз икән, җәйнең соңгы җылы көннәрен тотып калырга мөмкинлек бар. Саф һавада аралашу, ял итү — гаиләне берләштерә. Табигатьне күзәтү, үсемлекләрнең исемнәрен кабатлау, болытларның ничек барлыкка килүе турында фикер алышу һәм экология турында сөйләшү дә артык булмаячак — бу әйләнә-тирә дөнья дәресләренә үзенә күрә бер әзерлек булачак.
2. Уку елын планлаштырыгыз
Планлаштыру — җәй көне мәктәпкә әзерлекнең мөһим этабы. Соңгы буш көннәрдә яңа мавыгулар табу, төрле мастер-классларга бару, конкурсларда һәм олимпиадаларда катнашуны планлаштырырга мөмкин. Бәлки җәй дәвамында яңа тел өйрәнү яки математика буенча белемнәрне тирәнәйтү теләге туган булгандыр. Киләсе уку елында нәрсә белән шөгыльләнергә икәнен алдан планлаштырып куярга кирәк.
3. Эссе языгыз
Хәтта өлкән сыйныф укучылары өчен дә өч ай ял иткәннән соң кулга ручка тотып язу проблема тудырырга мөмкин. Әле бит иншалар язасы да бар. Менә шуңа әзерләнә тору өчен ирекле темага эссе-инша язып карагыз. Бу җәй турындагы хатирәләр, каникулда укыган китаптан яки фильмнан алган тәэсирләр яки теләсә нинди темага уйлану булырга мөмкин.
4. Яңа уеннар табыгыз
Уку процессында файдалы һәм бөтен гаиләгә кызыклы булган өстәл уеннары бар. Кайберләрендә математик мәсьәлә чишәргә кирәк, башкалары кызыклы формада тарих турында сөйли. Уеннар иҗадилыкны, игътибарлылыкны, аралашучанлыкны үстерә, ә болар белем алу процессында бик мөһим сыйфатлар.
5. Эш өстәлен тәртипкә китерегез
Өстәл өстен тәртипләп куюдан да ләззәт алырга мөмкин. Уку урынын яңача бизәгез, иске дәфтәрләрне ташлагыз яки ераграк алып куегыз. Җәй буена өстәлдә уенчыклар, кул эшләре җыелган булырга мөмкин, аларны алып куярга вакыт. Бу каникулларның тәмамлануын һәм уку башлануын аңларга ярдәм итәчәк.
Фото Фрипик сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев