Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җәйгә – шәп план!

Мин җәй­гә план­ны май аен­да ук тө­зеп куй­дым.

Бе­рен­че чи­рат­та, әл­бәт­тә, әни­гә бу­лыш­мый­ча бул­мый. Мин бит авыл кы­зы, Ту­кай ра­йо­ны Мә­лә­кәс авы­лын­да яшим. Шу­ңа кү­рә бак­ча эш­лә­ре ми­ңа бик та­ныш. Кыс­ка­сы, бак­ча­га бә­рәң­ге, ки­шер, су­ган һәм күп итеп чә­чәк­ләр утыр­тып чык­тык. Бу ат­на­да Кук­ма­ра ра­йо­ны­на Өс­ке­баш авы­лы­на Са­бан ту­е­на да кай­тып ки­лә­се бар әле, Ал­ла ­бир­са – ми­нем әни шул авыл­дан бит.

Ан­на­ры ла­герь­га ба­ру­ны план­лаш­тыр­дым. Мо­ның өчен иң әй­бә­те – июль ае. Чөн­ки июль­дә җы­лы. Рә­хәт­лә­неп су ко­е­ныр­га бу­ла, та­би­гать­тә йө­рер­гә. Мин бы­ел «К­ры­ла­тый» ла­ге­рын­да ял итә­чәк­мен.

Ә ме­нә ав­густ аен­да без әни бе­лән әти­нең «фу­ра­сын­да» Вла­ди­вос­ток­ка ба­рыр­га  җы­е­на­быз. Мин 4 яшь­тән бир­ле әти­нең ма­ши­на­сы­на уты­рып йө­рим, бө­тен ил­не ги­зеп чык­тык. Кем­нәр­дер чит ил­ләр­гә ял итәр­гә ба­ра, ә ме­нә без­гә бу юлы Вла­ди­вос­ток кы­зык бу­лып то­ел­ды. Ул Кы­тай чи­ген­дә ур­наш­кан. Кы­тай­ны да кү­реп бу­ла ди­гән сүз. Өч көн­гә ке­реп чы­гар­га рөх­сәт ите­лә, ди­ләр.

Ан­нан соң мәк­тәп­кә әзер­лә­нә­се бу­ла ин­де, Ал­ла боер­са. Шу­ның бе­лән җәй бе­тә дә ки­тә ин­де! Иң мө­һи­ме – имин­лек бе­лән үт­сен иде җәй.  Мин сез­гә дә ма­тур, кү­ңел­ле, хә­веф-хә­тәр­сез ял­лар те­лим, дус­лар!

Ди­лә­рә Хө­сә­е­но­ва, Чал­лы шә­һә­ре, Га­ли Акыш исе­мен­дә­ге 84нче ли­цей-ин­тер­нат уку­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев