Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» старт ала

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк. Катнашучылар саны чикле.

1-6нчы ноябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр җыены кысаларында педагоглар һәм хореографлар өчен татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча түләүсез уку-укыту атнасы башланып китә.

2021 елның 15 нче апрелендә Кариев театры «Татар биюе: кичә, бүген, иртәгә» темасына түгәрәк өстәл оештырган иде. Әлеге сөйләшүдән соң татар биюенә битараф булмаган яшьләр бу юнәлештә тагын да  активрак эшли башлады. «Калеб» яңа буын җыены кысаларында «Дәрман» бию студиясе оешты, «ӘйдәБас» проекты барлыкка килде.

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» – Россиянең 6 төбәгеннән килгән экспертларның татар биюенең төбәк үзенчәлекләре буенча остаханәләрендә катнашу һәм үз коллективың белән проектның май аенда Г.Кариев театрында узачак йомгаклау концертында чыгыш ясау мөмкинлеге.

Проектның остазлары – «Дәрман» татар биюе студиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсумҗанова һәм «Э-моция» иҗади инклюзив студиясенең сәнгать җитәкчесе, режиссеры, социаль проектлар авторы Неля Суркина.

Сәидә Миңнебаева, проектның җитәкчесе: «Педагогларны һәм хореографларны туплаган берләшмә булдырасы килә. Безнең өчен ул үзара тәҗрибә белән уртаклашу, камилләшү, килеп туган проблемаларны хәл итү урыны булыр иде. Минем өчен «ӘйдәБас» проекты – берләшү, илһам алу, камиллеккә омтылу ул. Проектның катнашучыларына татар биюенең бөтен матурлыгын, көчен күрсәтергә һәм аларны үзенчәлекле куелышларга илһамландырырга телим.»

Алсу Мәгъсумҗанова, проектның остазы: «Кызганыч, бүгенге көндә татар биюенең төбәк үзенчәлекләрен чагылдырган уку-укыту материаллары бик аз. Педагогларның һәм хореографларның игътибарын шуңа юнәлтеп, әлеге үзенчәлекләрне өйрәнергә, сакларга һәм аларның нигезендә яңалыкка омтылырга этәрәсе килә. Миллилекне сакласак, җирдә ышанычлырак басып торачагыбызга ышанам.

«ӘйдәБас» проекты – татар биюен камилләштерүнең беренче адымы, аны өйрәнү методикасын һәм программасын булдыру. Кем белә, бәлки без кемнәрне дә булса  татар биюе юнәлешен тирәнтен өйрәнергә һәм фәнни хезмәтләр язарга илһамландырырбыз.»

«ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе» проекты «ТАВРИДА.АРТ» Арт-кластеры «Таврида» фестивале кысаларында физик затлар арасында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында хупланды.

«ӘйдәБас» остаханәсендә катнашу өчен 23 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк: https://forms.gle/PLix7cQYe98eg6ak6 

Катнашучылар саны чикле.

idel-tat.ru

Фото: tatar-congress.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев