Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Җәй! Китаплар! Фантазияләр!»: шәһәрнең үзәк китапханәсендә сезне җәйге уку залы көтә

24 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда Җәйге уку залын ачу тантанасы уздырыла.

Табигатьне яшеллеккә төреп, матур чәчәкләре, кояшлы көннәре белән безне куандырып, җәй дә җитеп килә. Кояшлы җылы көннәрне тагын да истә калырлык итеп уздыру өчен нишләргә соң?

Шәһәр үзәк китапханәсе, теләге булган һәркем үзенең буш вакытын файдалы һәм гаилә белән мавыктыргыч итеп уздыра алсын өчен, Җәйге уку залы оештырырга булды. Ул атнаның һәр сишәмбесе көнне 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Уку залында кызыклы китаплар тәкъдим ителәчәк һәм төрле мастер-класслар, уеннар, бәйгеләр һәм викториналарда катнашу мөмкинлеге булачак.

24 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр үзәк китапханәсе каршындагы мәйданда Җәйге уку залын ачу тантанасы уздырыла.

Җәйге уку залы ял итү өчен менә дигән урын булыр дип ышанып калабыз. Монда сез яраткан китапларыгызны укый, шулай ук үзегез өчен яңа һәм кызыклы ачышлар ясый алачаксыз. Без барыгызны да уку залыбызда көтеп калабыз һәм җәйне файдалы итеп уздырырга чакырабыз.

Тематик мәйданчыкларның программасы һәм үткәрелү вакыты белән безнең сайтта https://библиотека-челны.рф/ һәм китапханәнең ВКонтактедагы төркемендә танышып бара аласыз. 

Роза АНТОНОВА, Чаллы шәһәре үзәк китапханәсе китапханәчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев