Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Җәй имин булсын өчен...

Чаллыдагы 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең иҗат бригадасы «Имин җәй» программасын тәмамлады.

Чаллыдагы 14нче Балалар һәм яшүсмерләр үзәгенең иҗат бригадасы «Имин җәй» программасын тәмамлады. Анда шәһәрнең мәктәп яны лагерьларына йөрүче балалар катнашты.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә корылган әлеге танып-белү программасы 30нчы майда старт алып, июнь буе дәвам итте. Педагоглар 13нче, 18нче, 28нче, 36нчы, 59нчы һәм 76нчы мәктәп укучылары өчен бик кызыклы һәм файдалы бәйгеләр оештырдылар.
Шулай итеп, 700гә якын бала программа геройлары белән бергә юл иминлеге кагыйдәләрен исләренә төшерделәр һәм белемнәрен тагын да ныгыттылар.

Сүз уңаеннан

Биш ай эчендә Татарстан юлларында 109 кеше һәлак булган. Былтырның шул ук чоры белән чагыштырганда, 25кә күбрәк бу сан.
Иминлек каешларын эләктермәү аркасында, 13 кеше һәлак булган, 23е тән җәрәхәтләре алган. 
Юл-транспорт һәлакәтләренең чиреге машина йөртүченең игътибарын читкә юнәлтүе сәбәпле туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев