Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әгерҗе малае ундүрт яшендә Россия чемпионы булган

Илгизгә уң һәм сул куллары белән дә бишәр көндәшен җиңү насыйп була.

Әгерҗе спорт мәктәбенең кул көрәше секциясендә шөгыльләнүче Иж-Бубый егете Илгиз Гыйләҗев Россия чемпионатында уң һәм сул куллары белән алтын медальләр яулады. Бу хакта «Әгерҗе хәбәрләре» яза.

Илгиз, 4нче сыйныфта укыганда абыйсы Фәрхәткә ияреп, Әгерҗедә Руслан Закиров җитәкчелегендәге кул көрәше секциясенә йөри башлый.

«Әтиебез Илдусның балачак хыялын тормышка ашыручылар без. Чөнки әтиебезнең дә малай чакта кул көрәше белән шөгыльләнү теләге зур булган. Әмма Әгерҗегә йөри алмаган», — дип сөйләде Илгиз.

Фәрхәт Әгерҗедә шөгыльләнгәндә күп кенә ярышларда призлы урыннар ала. Ул хәзер Ижауда авыл хуҗалыгы академиясендә укый. Әмма аның өчен спорт та — уку белән бертигез дәрәҗәдә. Ялларга кайтканда энесе белән бергәләп Әгерҗегә дә йөриләр. Абыйларына ияреп Айсылу да кул көрәштерә башлаган. Тырыш, үҗәт кызга да зур өметләр баглый тренер.

Ә Илгизгә килгәндә, аңа 14 яшь. Район, Удмуртия ярышларында беренче елларда ук уңышларга ирешә башлаган. Быел Татарстан беренчелегендә дә сыналган. Әмма анда призлы урынга эләгә алмаган. Ә Идел буе федераль округы беренчелеге ярышларында бронза медальгә ия булган. Бу аңа Россия чемпионатында катнашу хокукы биргән.

Шулай итеп, Әгерҗе спорт мәктәбеннән Григорий Лебедев һәм Рөстәм Козиев белән Илгиз дә Татарстан командасы составында Орел шәһәренә бара.

— Бу иң масштаблы чемпионат булды. Катнашучылар саны 800дән артык иде. Шуңа күрә шәкертләремә дә зур тырышлык куярга туры килде, — ди Руслан Закиров.

Ә менә җиңү Илгиз Гыйләҗевка гына елмая. 45 килога кадәр үлчәү авырлыгында 14 спортчы сынала. Илгизгә уң һәм сул куллары белән дә бишәр көндәшен җиңү насыйп була.

Фото http://agryz-rt.ru/

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев