Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Бүген «Адымнар-Чаллы» белем бирү учреждениесендә татарча диктант яздылар

Әлеге уку йортында кырыклап әти-әни, әби-бабай катнашты.

Бу көннәрдә - 13, 14, 15нче октябрьдә "Татарча диктант" акциясе оештырыла. Быел татарча диктант 8нче тапкыр уза. 

Әлеге уку йортында кырыклап әти-әни, әби-бабай, ике сыйныфка бүленеп, диктант язды. Алар текстның узган елгыга караганда җиңелрәк булуын һәм тирән мәгънәгә ия икәнен атап уздылар. 
Диктанты танылган язучы Айгөл Әхмәтгалиева һәм хезмәткәребез Гөлинә Гусамова укыды. 

Әлеге акция барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. 

Быел Татарстанда диктант тексты итеп Рөстәм Галиуллинның "Васыять" романыннан өзек сайланган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев