Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«Адымнар-Алабуга» базасында «Татар Хак» конкурсына йомгак ясау тантанасы үтте

19нчы гыйнвар көнне, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы базасында «Татар Хак» конкурсына йомгак ясау тантанасы булды.

19нчы гыйнвар көнне, «Адымнар-Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы базасында «Татар Хак» конкурсына йомгак ясау тантанасы булды.

Бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, «Ростелеком» ГАҖнең Татарстан филиалы директоры Павел Гонцов һ. б. катнашты.

«Татар Хак» цифрлы чишелешләр конкурсы Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында тормышка ашырыла.

Конкурсның максаты – укучыларны район ихтыяҗлары буенча ИТ-чишелешләр эшләүгә җәлеп итү. Чарада район мәктәпләренең 6-11 сыйныф укучылары катнашты.
«ТатарХак» конкурсын гамәлгә ашыру барышында 2022 елда Татарстанда 24 конкурс уздырылган, аларда 1500дән артык укучы, 260 укытучы катнашкан. 18 гыйнварда Алабугада ХХV юбилей «Татар Хак» бәйгесе узды, анда 12 команда катнашты.

Конкурста катнашучылар мәгариф, мәдәният, туризм һәм спорт кебек актуаль юнәлешләр буенча проектлар әзерләделәр.

«Татар Хак» цифрлы чишелешләр эшләү конкурсында җиңүче дипломына Алабуга шәһәренең 1нче гимназиясе, 9нчы мәктәп һәм 10нчы лицей командалары лаек булды.

Татарстан Республикасында инфокоммуникацион технологияләрне үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән шәхси өлешләре өчен Алабуганың 10нчы күп профильле лицееның информатика укытучысы Леонид Жестковка, Алабуга милли мәгариф үзәге 1нче гимназиясенең информатика укытучысы Рашат Һадиуллинга дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

 

mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев