Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әдәби көрәшчеләрне барлар вакыт

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11нче июльдән башлап, 25нче июльгә кадәр үткәреләчәк.

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11нче июльдән башлап, 25нче июльгә кадәр үткәреләчәк.

2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) 16шар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Көрәшнең II этабында - 11 августта Апас районында үткәреләчәк Әдәби Сабан туенда "бил алышачак".

I ЭТАП КАГЫЙДӘЛӘРЕ:

1. Рәсми берләшмәдәге (@adabimarathon) әлеге яңалыкка комментарийларда "+" куеп катнашуыгызны хәбәр итегез (үрнәк: + Гатауллин Раил Мәүлет улы, ТР Казан шәһәре, 46 яшь) һәм бу язма белән үзегездә уртаклашыгыз;

2. Яттан сәнгатьле итеп шигырь/әсәр укыган, дәвамлылыгы 1 минуттан артмаган видеочыгыш яздырыгыз (чыгышыгыз сыйфатлырак булган саен, финалга эләгү ихтималы зуррак була бара);

3.Бу видеочыгышыны #әдәбикөрәш#әдәбикөрәш2023#татнетныүстерүфонды#татарстанязучыларберлеге хэштеглары белән 11-25 июль вакыт аралыгында гариза тапшырган аккаунт профилендә (ВКонтактеда) урнаштырыгыз.

26-30 июль аралыгында Татарстан Язучылар берлеге бинасында жюри әгъзалары җыелышып әдәби көрәшчеләрнең видеоязмалары белән танышачаклар һәм һәр категориядә 16 финалистны сайлап алачаклар. Яшь категорияләре: 18 яшькә кадәр, һәм 18+.

Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан - 8, 8 финалисттан - 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

31 августта әдәби көрәш финалистлары исемлеге ВКонтакте'дагы әлеге рәсми төркемдә (https://vk.com/adabimarathon), Татнетны үстерү фонды һәм Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтларында (https://tat-i.net/tthttps://sptatar.com) һәм әдәби марафонның Телеграм-каналында (https://t.me/adabimarathon) урнаштырылачак.

Тулырак https://vk.com/adabimarathon

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев