Әдәби көрәш җиңүчеләре билгеле
Әдәби Сабан туеның төп өлеше — әдәби көрәш.
11нче август көнне Апас районында өченче тапкыр Әдәби Сабан туе үтте. Әдәби Сабан туеның төп өлеше — әдәби көрәш. Катнашучылар яраткан шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләп, балалар да, олылар да сәләтләрен күрсәтте. Чыгышларны мәртәбәле язучылар бәяләп барды.
Җиңүчеләр кемнәр?
Балалар арасында Апас районы Каратун мәктәбе укучысы Алсу Раимкулова — Гран-прига ия булды. Хәбибрахманова Нәргизә икенче, Камилә Вәлиева өченче урынны алды, ә Рузиль Хилавиев халык мәхәббәтен яулады.
Апаста "Әдәби Сабан туе"нда әдәби көрәштә 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында Санкт-Петербургтан килгән биология һәм химия укытучысы Рәсимә Фатыйхова җиңде. Җиңүчебез тумышы белән Мамадыш районыннан, ә 2019 елда Санкт-Петербургка киткән.
Финалда ул Чаллыдан Энҗе Әхмәтҗанова һәм Мөслим районыннан Равилә Шәрифуллина белән көч сынашты. Алар да дипломнар белән бүләкләнде.
Бәйрәм дәвамында эшләнмәләр, китап сату нокталары эшләде. Кунакларыбыз тематик фотозоналар белән танышты, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашты, автографлар алу мөмкинлеге булды. Соңыннан музейларга, тарихи-мәдәни урыннарга экскурсияләр оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев