Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ачып карыйк әле акрын гына үткәннәрнең күңел пәрдәсен...

Әйе, һәрберебез үзебезнең эшләгән эшләребез, күренекле якташларыбыз белән горурланырга хаклы.

Шул уңайдан без, Югары Сон балалары белән ут күршеләребез Кече Сон авылына экскурсиягә тимер атларыбызда юл тоттык. Иң беренче тукталыш - Яруллиннар исеме бирелгән ял паркы булды. Без андагы матурлык белән хозурланып йөргәндә, яныбызга шушы скверны төзүдә бөтен көчен куйган авыл җирлеге без башлыгы Мансур Фәрвәзетдин улы да узып барышлый килеп китте. Икенче тукталыш - Сугыш Һәм  Тыл Ветераннарына ачылган бик күркәм һәйкәл. Андагы матур эчтәлекле мәгълүматлар язылган стенд булса, ә менә Яруллиннар музеенда шат елмаеп Дания ханым Хәбибуллина каршы алды. Һәр экспонат белән якыннан танышып, тәэсир-кичерешләребез белән бүлешә-бүлешә, ял мәйданчыгына кайттык. Рәхәтләнеп бераз футбол типкәч, янәдән тимер атларыбызга утырып, авылыбызга юл тоттык. 

Гөлсинә Гарипова, Мамадыш районы Югары Сон авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев