Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Әбием – беренче укытучым

Әбием бик белемле минем. Ул мине мәктәпкә кергәнче үк бик күп нәрсәләргә өйрәтте.

Һәркем үзен мәктәп ишегеннән каршы алган беренче укытучысын онытмый. Мин дә беренче укытучым Исмагилова Лилия апаны хөрмәт итәм. Лилия апа мәктәптәге чын укытучым булса, әбием – иң беренче укытучым минем.

Минем әбием – Чернова Раиса Николаевна гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Ул озак еллар  Үсәли урта мәктәбендә эшләгән: рус теле укыткан, укыту эшләре буенча директор урынбасары, яшь укытучыларның остазы булган. Күп төрле грамоталары, мактаулы исемнәре бар аның, спорт ярышларында алган кубоклары да саклана.

Әбием бик белемле минем. Ул мине мәктәпкә кергәнче үк бик күп нәрсәләргә өйрәтте. Хәзер дә өй эшләрен әзерләгәндә булыша. Әбием киңәшләре белән гел кайгыртып тора мине.

Хәзер инде мин 5нче класста укыйм, ә әбиемә 82 яшь. Бу яшьтә аны хәстәрләргә инде миңа чират җитте. Мин әбиемне бик яратам һәм аның белән горурланам.

Сәмирә Чернова, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең 5нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев