Ә син катнаштыңмы?
Безнең мәктәптә диктантны филология фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы яздырды.
«Татарча диктант» бөтендөнья акциясендә катнаштыңмы?
13 октябрьдә безнең мәктәптә «Татарча диктант» бөтендөнья акциясе
үткәрелде. «Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен
белүгә кызыксынуны арттыруга, үз-үзеңне тикшерүгә юнәлдерелгән. Безнең
мәктәптә диктантны филология фәннәре докторы, профессор, академик,
Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар
берлеге әгъзасы Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы яздырды. Без, 9 нчы
сыйныфлар, туган татар телебезне өзелеп яратучы буларак, бик теләп
катнаштык. Ә син диктантны яздыңмы? Текстта аңлашылмаган урыннар бар
иде, диктант бераз катлаулырак булды диясе килә. Андый вакытта без татар
теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия апа Вагыйзова янына барабыз, чөнки ул безгә
бар нәрсәне без аңларлык итеп төшендерә белә. Мин менә Таҗеддин
Ялчыгол турында тагы да күбрәк беләсе килеп, китапханәгә юл тоттым әле.
Әдилә Закирова, Яр Чаллы, 9 нчы сыйныф, “Ак каурый” әдәби
түгәрәге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев