Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

Ә син «Яшь каләмче»дә катнаштыңмы?

- Исән­ме­сез! Бу Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва­мы? Сез «Яшь ка­ләм­че» бәй­ге­се­нең фи­на­лы­на үт­те­гез.

Сез­не 30 но­ябрь көн­не Яр Чал­лы шә­һә­ре Му­са Җә­лил исе­мен­дә­ге үзәк ки­тап­ха­нә­дә кө­теп ка­ла­быз.

Сү­зем нәр­сә ту­рын­да бу­лу­ын аң­ла­ган­сыз­дыр ин­де. Әм­ма кит­тек ба­шын­нан!

Ме­нә шу­шы кө­теп алын­ган көн ки­леп тә җит­те. Ин­де 2,5 сә­гатьлек юл артта калды һәм без укы­ту­чым Ләй­сән апа бе­лән ки­тап­ха­нә кар­шын­да ба­сып то­ра­быз. Зур би­на­га ки­леп кер­гәч, бер мәл кур­кып кал­дым. Ан­да­гы ха­лык! Мин бер дә шул тик­лем көн­дәш бу­лыр дип уй­ла­ма­ган идем, әм­ма ан­да­гы шат йөз­ләр, уңай ат­мос­фе­ра ми­не бик тиз би­ләп ал­ды. Иң ал­дан без­не ки­тап­ха­нә бу­ен­ча экс­кур­сия кө­тә иде: би­ек-би­ек шкаф­лар, күр­гәз­мә­ләр... Ис­кит­кеч!

  Ки­тап­ха­нә­не ка­рап чык­кач, һәр­бе­ре­без үз юнә­ле­ше бу­ен­ча тү­гә­рәк өс­тәл­гә җы­ел­ды. Мин яшь ша­гыйрь­ләр бе­лән тул­ган өс­тәл­гә юнәл­дем, ан­да без­не Рә­зи­нә апа Сә­ет­гә­рә­е­ва кө­теп уты­ра иде ин­де. Ки­леп кер­гәч: «Рә­зи­нә Сә­ет­гә­рә­е­ва кем соң ул?» –  дип ап­ты­ра­дым.  Әм­ма аның тор­мы­шы, ши­гырь­лә­ре бе­лән та­ны­ша тор­гач, кем икә­не­нә тө­шен­дем. Күп ке­нә ши­гырь­лә­рен, ул яз­ган те­атр­лар­ны күр­гән бул­сам да, Рә­зи­нә ха­ным ми­нем өчен бө­тен­ләй чи­шел­мә­гән сер бу­лып тор­ган икән.

 Рә­зи­нә апа үз тәҗ­ри­бә­се бе­лән бү­леш­те, аның иҗат­ка ке­реп ки­түе дә бик кы­зык­лы икән: «Мин икъ­ти­сад­чы бу­лып эш­ли идем һәм кыс­кар­ту­га эләк­тем. Га­дел бул­ма­ды ин­де бу һәм мин үзе­мә «кыс­кар­ту­сыз» эш та­бар­га бул­дым, шу­лай итеп ша­гый­рә бу­лып кит­тем дә ин­де», – ди ул.  Ан­нан соң без ирек­ле те­ма­га ши­гырь яз­дык, ә Рә­зи­нә апа үз чи­ра­тын­да алар­га бәя бир­де.

  Һәм ме­нә иң дул­кын­лан­дыр­гыч җи­ңү­че­ләр­не бил­ге­ләү ва­кы­ты ки­леп тә җит­те. «Тыл­сым­лы ка­ләм» фес­ти­ва­ле кы­са­ла­рын­да узу­чы «Яшь ка­ләм­че» кон­кур­сы­на 200дән ар­тык ке­ше­дән эш кил­гән һәм алар­ның 46сын сәх­нә­гә ча­кы­рып, бү­ләк­ли баш­ла­ды­лар. Ме­нә 3нче урын алу­чы­лар­ның исем­нә­ре яң­гы­рый. Бит­ләр кы­зар­ды, кул­лар кал­ты­рый, ә ми­нем исе­мем­не әйт­ми­ләр ге­нә бит! Икен­че урын алу­чы­лар да бер-бер арт­лы сәх­нә­гә мен­де. Шун­да: «Бет­те, тө­шеп кал­дым, нәр­сә­гә ге­нә ва­кыт әрәм итеп кил­дем ин­де», – дип уй­лый баш­ла­дым. Әм­ма укы­ту­чым: «Бе­рен­че урын си­не­ке, Фи­рү­зә», – ди­де. Әл­бәт­тә, мин бу сүз­ләр­гә ышан­ма­дым. Юк­ка икән! «Бе­рен­че урын ия­се – Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва» ди­гәч, сәх­нә­гә ни­чек ме­неп бас­ка­ным­ны сиз­ми дә кал­дым. Тәҗ­ри­бә, оны­тыл­мас хис-ки­че­реш­ләр һәм йө­рә­гем­дә­ге та­гын бер җы­лы ва­кый­га өчен рәх­мәт, «Тыл­сым­лы ка­ләм!»

Фи­рү­зә Иб­ра­һи­мо­ва, Яңа Чиш­мә ра­йо­ны, Чал­лы Ба­шы мәк­тә­бе, 8нче сый­ныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев