Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

9нчы ноябрьдән Татарстанда олимпиадалар башлана

9нчы ноябрьдән Татарстанда мәктәп укучыларының республика һәм бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башлана.

Олимпиада республиканың 24 гомуми белем бирү предметы буенча алдан билгеләнгән база мәйданчыкларында, шулай ук рус теле һәм рус әдәбияты буенча туган тел мәктәпләрендә укучылар өчен , (чуваш, удмурт, мари, мордва)  һәм әдәбияты, туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты  һ.б.  буенча үткәреләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, рус, инглиз телләре һәм математика буенча мәктәп укучылары 4нче сыйныфтан, ә тормыш иминлеге  нигезләре буенча - 3нче сыйныфтан катнаша ала.

Олимпиаданың муниципаль этабы 21нче декабрьдә тәмамланачак.

Шуннан соң 2023/2024 сезоны мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этабында катнашучыларның исемнәре билгеле булачак.

2022/2023 уку елында республика һәм бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабында 79 меңнән артык укучы катнашты. Узган этапта 35 меңнән артык җиңүче һәм призер булды.

Татарстанның 470 укучысы Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабына үтте, шуларның 251е медальләр яулады, шулай итеп Татарстан Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән кала олимпиада нәтиҗәләре буенча өченче урында.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев