6 июнь - Рус теле көне
Рус теле көне бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. «Рус шигърияте кояшы» тууына быел 225 ел.
Нәкъ менә шушы көнне – 1799 елның 6 июнендә (яңа стиль буенча) Мәскәүдә Саша Пушкин туган.Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби мирасы күпме гасырларга җитәрлек! Аның әсәрләре төрле яшьтәге милләт вәкилләрен берләштерә, дөньяның дистәләгән телләренә тәрҗемә ителә.
А.С. Пушкин – илебезнең горурлыгы. Без шундый мирас бүләк иткән бөек шагыйрьне яратабыз һәм горурланабыз.
Игътибарыгызга шагыйрьнең берничә татарча варианттагы шигырен тәкъдим итәбез.
Бәхиләшү (Прощанье)
Уйларымда иркәләдем сине,
Соңгы тапкыр төрдем сине назга.
Кайтты миңа якты кыяфәтең,
Сагыну кайтты, кайтты мәхәббәтең, -
Кунак булып кайтты – тик биз азга.
Үзгәрә көн, без дә үзгәрәбез.
Якын дустым! Хәзер инде менә
Җуйдың мине. Үзең җуеласың:
Томан гына булып тоеласың
Сине җыр диеп йөргән шагыйреңә.
Бу хушлашу сүзе йөрәгемнең –
Карышмыйча сыйдыр үз җаныңа, -
Тол хатындай... йә дус дустын җуеп,
Сүзсез генә башны башка куеп,
Озаткандай аны зинданына. (Нияз Акмалов тәрҗемесе).
Кышкы кич (Зимний вечер)
Өермәләр күкне каплый,
Җил карларны бөтерә,
Я балалар төсле елый,
Я ерткычтай үкерә.
Я ул түбәнең тузгыган
Саламын кыштырдата,
Я ул кичеккән юлчыдай,
Тәрәзә шакылдата (С.Баттал, 1949).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев