Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

5 көнлек уку рөхсәт ителә, ләкин...

5 көнлек укуга күчү бүген мәгариф системасында иң күп бәхәсләр тудыра торган темаларның берсе.

Шунысы кызык — 5 көнлек укуга күчү бүген мәгариф системасында иң күп бәхәсләр тудыра торган темаларның берсе икән. Һәм рәсми яктан мәктәпләргә 5 көнлек укуга күчәргә инде күптән рөхсәт бирелсә дә, уку йортларының күпчелеге моңа җөрьәт итә алмаган.

Сәбәпләре

Сәбәпләре чыннан да күп. Беренче чиратта бу, әлбәттә, уку-укыту программасы белән бәйле. 5 көнлек укуга күчү белән программалар да, безгә булган югары таләпләр дә үзгәрми шул әле. Димәк, укылмый калган дәресләрне барыбер башка көннәргә бүләргә, һәм көн саен 6 −7 генә түгел, 7-8 дәрес укырга туры киләчәк. Өй эшләре дә артачак инде, билгеле. Шуңа әле түгәрәкләрне дә өстәсәк, ял итәргә бөтенләй дә вакыт калмаячак, дигән сүз. Ә бу сәламәтлеккә зыянлы!

Кайчан килеп чыккан?

Шунысы кызык, алты көнлек уку атнасы 1967 елда ук килеп чыккан. Бу вакытта эш атнасы да 6 көнлек булган. Кыскасы, алты көн уку әти-әниләрне дә канәгатьләндергән. Ә менә бүген мәктәпләр 5 көнлек укуга күчеп бетсә, әти-әниләр ничек сөенерләр иде. Уртак ял көннәре уртак планнар төзергә мөмкинлек бирә бит инде ул, ни әйтсәң дә. Һәм әти-әниләр белән күбрәк вакытны бергә үткәрергә дә мөмкинлек бирә.

Кыскасы, кайсы системаны алсак та, минуслары да, плюслары да бар. Нишләргә белмәссең... 

Милли дәресләргә куркыныч яныймы?

Җитмәсә әле биш көн генә укуның милли республикалар өчен аерым куркынычы булырга мөмкин икән. Шимбә укымау бәрабәренә дәресләрне киметергә рөхсәт ителгән очракта, нәкъ менә туган тел дәресләре кимергә мөмкин. Бәлки шуңа күрәдер, 5 көн укуга күчү Татарстанда әллә ни хуплау тапмады.

Дәрес әзерләү вакыты

Яңача укырга күчәргә тагын бер каршылык комачаулый икән — ул да булса дәрес әзерләү өчен бирелгән вакыт. Рәсми нормативлар буенча 2-3 сыйныфларда ул 1,5 сәгать, 4-5сыйныфларда — 2,0 сәгать, 6-8 сыйныфларда 2,5 сәгать, 9-11сыйныфларда 3,5 сәгать булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев