Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

5-6 ноябрьдә JADIDFEST – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале узачак

5-6 ноябрьдә «Дастан» иҗади башлангычларны үстерү оешмасы TATFORUM ярдәмендә ТР Милли китапханәсендә JADIDFEST – яңа шәһәр татар мәдәнияте фестивале уздырачак.

Аның төп темалары: ата-аналар белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләр, тел тәрбиясе. Фестивальнең төп теле – татар. Быел да без иң нәни кунакларны, аларның әти-әниләрен һәм мәктәп укучыларын көтеп калабыз, дип хәбәр итә оештыручылар Вконтактедагы төркемнәрендә.

Программада:

  • «Казан каһарманнары» комикслар лабораториясе,
  • балалар өчен чиллаут аланчыгы,
  • «Тел ачылу: гаиләдә, урамда» очрашулары,
  • «Сәгать саен бер җыр» лабораториясе,
  • яшүсмерләр оешмалары һәм проектлары белән танышу,
  • җенси тәрбия турында психолог белән әңгәмә,
  • яшүсмерләргә багышланган кинолар марафоны,
  • татарча «Укымыш»,
  • бергә китап ясау остаханәсе,
  • мини-спектакль ясау,
  • шигырь лабораториясе һәм китап ярминкәсе.


*JADIDFEST беренче тапкыр 2015нче елда оештырылды. Аның кысаларында дизайнерлар, рәссамнар, музыкантлар, биючеләр, шагыйрьләр, активистлар яңа форматларны тикшерәләр. JADIDFEST фестиваленең соңгы еллардагы темалары – Яңа татар бистәсе тарихы һәм Казан сулыклары иде.

Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt


Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев