Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

39нчы мәктәптә Курчак театры бәйрәме

Бу юлы яшь тамашачыларыбызга татар халык әкияте “Өч кыз” һәм Абдулла Алишның “Сертормас Үрдәк” әкиятләре әзерләнгән иде.

     Театр сезонын тәмамлап, традициябезне дәвам итеп, 107нче номерлы  “Салават күпере” балалар бакчасын, шулай ук театрда катнашучы 3б сыйныф әниләрен кунакка чакырдык. “Әбием әкиятләре” курчак театры җитәкчесе Лотфуллина Гөлия Гариф кызы укучыларны уку елы тәмамлануы белән, бакча балаларын тагын бер елга үсеп китүләрен  котлап,  бәйрәмне  ачып җибәрде. Туган телгә мәхәббәт әни аша, гаиләдән килүен татар халык мәкальләре аша дәлилләде. Кунакка килүче әниләр, укытучылар, тәрбиячеләргә һәм театр коллективына шул изге эшләрендә зур уңышлар теләде.    

          Бәйрәмне 1 нче сыйныф укучылары "Мин татарча сөйләшәм” җыры белән дәвам иттеләр. Фатихова Зәринәнең “Гармун алыйк әле, дуслар!” дәртле җырына, бергәләп биеп тә алдык.

        Бу юлы яшь тамашачыларыбызга татар халык әкияте “Өч кыз” һәм Абдулла Алишның “Сертормас Үрдәк” әкиятләре әзерләнгән иде. “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерүче 3б сыйныфы укучылары үзләренең интонацияләре аша шатлыкларын, кайгы-кичерешләрен бирергә тырыштылар. Җырлары аша әниләренә зур ихтирамнарын, рәхмәтләрен белдерделәр.

      “Сертормас Үрдәк” әкиятен,  инде театр куюда осталыклары булган, “Сәхнә көзгесе” Республика балалар милли фестивале лауреатына ия булучы бишенче сыйныф укучылары уйнады. Һәрбер укучы үз персонажын яратып, аның һәр хәрәкәтен сүзләре белән тәңгәл китереп, курчакка күңеле белән җан өрде.

       Кунакларыбыз бу тамашаларны йотлыгып карады, үзе дә шул театрга кереп китте,  шатланасы җирдә кул чапты, куркыныч урында, колакларын ябып, башын яшерде.

      Тәрбияче апалар театр артислары арасыннан үзләренә бакчага йөрүчеләрне танып алдылар,уңышлар теләделәр. Мәктәп коллективына һәм театр куючыларга рәхмәтләрен әйтеп, татлы күчтәнәчләрен биреп, икенче елга кадәр саубуллаштылар. Кичәбез Тукайның,  гимнга әверелгән, “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев