Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

«29»лар заман һәм мирасны берләштергән!

Ка­зан­ның «Мир» ки­но­те­ат­рын­да «Мил­ли мультFest» II Рес­пуб­ли­ка­кү­ләм ба­ла­лар ки­но­фес­ти­ва­ле­нең җи­ңү­че­лә­рен бү­ләк­ләү тан­та­на­сы уз­ды. Ки­но­фес­ти­валь­нең мак­са­ты – та­тар хал­кы­ның ми­ра­сын, мил­ли кыйм­мәт­лә­рен яшь бу­ын­га за­ман­ча итеп җит­ке­рү.

Бу про­ект­та ки­но тө­ше­рү бе­лән шө­гыль­лә­нү­че ба­ла­лар, яшүс­мер­ләр – кыс­ка­сы, шун­дый иҗа­ди төр­кем­нәр кат­на­ша. Но­ми­на­ци­я­ләр күп төр­ле: «Та­тар те­лен­дә ани­ма­ци­он фильм­нар», «Ба­ла­лар өчен та­тар те­лен­дә кыс­ка мет­раж­лы фильм­нар»... Соң­гы но­ми­на­ци­я­дә I урын ия­лә­ре дип Чал­лы шә­һә­ре 29нчы гим­на­зи­я­се­нең «За­ман» ви­де­ос­ту­ди­я­се та­бы­ла. Алар «Тик-ток­та за­ман вә ми­рас» дип исем­лән­гән фильм тө­шер­гән­нәр икән. Бү­ләк­не (100 мең сум­лык сер­ти­фи­кат­ны) исә алар­га «Мил­ли мультFest» рес­пуб­ли­ка ба­ла­лар ки­но­фес­ти­ва­ле­нең баш­кар­ма ди­рек­то­ры Ми­ләү­шә Ай­ту­га­но­ва үзе тап­шыр­ган. Без дә «За­ман» ви­де­ос­ту­ди­я­се эш­чән­ле­ге бе­лән якын­нан­рак та­ны­шып, зур җи­ңү­лә­ре бе­лән кот­лап кайт­тык.

29лар за­ман бе­лән ми­рас­ны бер­ләш­тер­гән

29нчы гим­на­зи­я­нең «За­ман» ви­де­ос­ту­ди­я­се­нә ин­де 26 яшь. Би­ре­гә төр­ле яшь­тә­ге уку­чы­лар йө­ри. Сту­дия төп ике юнә­леш­тә эш­ли: гим­на­зия яңа­лык­ла­ры бе­лән та­ныш­ты­рып, ви­део­о­лик­лар әзер­ли һәм еш кы­на шә­һәр­кү­ләм ча­ра­лар­да да кат­на­ша, чөн­ки ча­кы­ра­лар. Со­ци­аль чел­тәр­ләр­дә ин­де 9 ел дә­ва­мын­да гим­на­зия тор­мы­шы як­тыр­ты­лып ба­ра. Мон­да һәр­кем­нең үз ро­ле бар. Ви­део­о­пе­ра­тор­ла­ры – Ни­яз Басыйров, аның өй­рән­че­ге – кеч­ке­нә Ил­нар да бик ты­ры­ша. Фо­то­га Ру­зан­а Сәмәрханова тө­ше­рә икән. Әди­лә Искәндәрова – со­ци­аль чел­тәр­ләр өчен җа­вап­лы, сце­на­рий­лар ав­то­ры, кор­рес­пон­дент исә Аза­лия Фарваева. Сүз уңа­ен­нан, кор­рес­пон­дент бу­ла­рак Аза­ли­я­гә Чал­лы мэ­ры На­ил Гам­бәр улы Мәһ­ди­ев­тан да ин­тервью алыр­га ту­ры ки­лә хәт­та.

Кау­ша­дың­мы? дип со­рый­быз.

Аза­лия ел­мая: Бе­раз гы­на. Аның ка­ра­вы, шун­дый дә­рә­җә­ле ке­ше­дән ин­тервью ал­дым бит, кар­шын­да ук ба­сып тор­дым!

Өл­кән сый­ныф­лар­га ал­маш­ка яшь­ләр дә үсеп ки­лә. Ин­де алар да бү­ген­нән үк әзер ак­тер­лар һәм кор­рес­пон­дент­лар. Ба­ры­сы бер­гә алар бер йод­рык ке­бек. Үза­ра та­ту һәм та­лант­лы бу­лу­ла­ры алар­га җи­ңү­ләр алып ки­лә дә ин­де.

«Мил­ли мультFest» бы­ел икен­че тап­кыр уз­ды. Бе­рен­че тап­кы­рын­да без ан­ни­ма­ци­он фильм бе­лән кат­наш­тык. Ул ва­кыт­та күп­че­лек фильм­нар бер-бер­се­нә ох­ша­ган, со­ци­аль те­ма­га ба­гыш­лан­ган ро­лик­лар иде әле, дип сөй­ли ви­де­ос­ту­дия җи­тәк­че­се Эль­ви­ра Харисова. – Бы­ел без аның кон­тен­тын үз­гәрт­тек. Фильм­ны яңа төр­ле фор­мат­та, ба­ла­лар­га кы­зык­лы бул­ган тик-ток фор­ма­сын­да тө­ше­рер­гә бул­дык. Исе­мен­нән кү­рен­гән­чә, «Тик-ток­та за­ман вә ми­рас» филь­мы­ның мак­са­ты – хал­кы­быз­ның ми­ра­сын ба­ла­лар те­лен­дә яшь бу­ын­га җит­ке­рү. Һәм без­нең җит­ке­рә­се уй-фи­кер­лә­ре­без­не, мак­са­ты­быз­ны жю­ри да аң­ла­ды.

Әле­ге кыс­ка мет­раж­лы фильм­да яр­ты мәк­тәп тө­шә: төп ге­рой­лар – би­шен­че сый­ныф­лар, аңа өс­тәп өл­кән сый­ныф уку­чы­ла­ры, укы­ту­чы­лар да кат­на­ша. Хәт­та пе­шек­че­ләр, вах­тер апа­лар, идән юу­чы­лар да чит­тә кал­мый. 

Фильм­ның иң оша­ган уры­ны кай­сы? дип кы­зык­сы­на­быз без.

Акт­лар за­лын­да рә­хәт­лә­неп би­е­гән өле­ше, ди яшь ак­тер­лар.

Ат­ри­бут­лар та­бу да кы­зык бул­ган. Му­зей­дан да ал­ган­нар, авыл­дан әби-ба­бай­лар­дан да алып кил­гән­нәр. Та­тар хал­кы­ның мил­ли ки­ем­нә­рен – чи­тек­ләр, чик­кән тас­ты­мал­лар, кал­фак­лар кул­лан­ган­нар.

Ба­ла­лар бе­лән сце­на­рий­лар язу­чы, кор­рес­пон­дент­лар бе­лән эш­ләү­че, алар­ны ре­жис­сер ос­та­лы­гы­на өй­рә­тү­че – Эль­ви­ра ха­ным үзе. Фильмда бик күп биюләр куелган. Монысы – хореограф Рәсүлә Фәтхелисламова хезмәте нәтиҗәсе. Уку­чы­лар­ны тех­ник як­тан ка­ме­ра бе­лән эш­ләр­гә, алар­ны мон­таж­лар­га, сю­жет эш­ләр­гә өй­рә­тү­че та­гын бер ос­таз – гим­на­зия хез­мәт­кә­ре Ил­шат Ха­ри­сов. Гим­на­зия җи­тәк­че­ле­ге­нең исә үз ва­зый­фа­сы – алар сту­ди­я­не тех­ник як­тан ба­е­та, яңа җи­һаз­лар бе­лән ту­лы­лан­ды­ра. 

Бу сту­ди­я­дә шө­гыль­лән­гән уку­чы­лар ара­сын­да тор­мыш­ла­рын шу­шы юнә­леш­тә дә­вам итү­че­ләр дә бар. Әди­лә Ид­ри­со­ва, Али­нә Ис­кән­дә­ро­ва, Ве­не­ра Юны­со­ва, Ди­нар Ху­җин, Ләй­сән Га­таул­ли­на­лар, ми­сал өчен. 

Бүген биредә шөгыльләнүче балалар өчен дә әлеге видеостудия һөнәри юнәлеш сайларга ярдәм итә. Без студиягә йөрүче малайлар-кызларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!

Фотода хореограф Рәсүлә Фәтхелисламова, яшь актерлар Ләйсән Зыятдинова, Иллария Бикмуллина, Илзирә Саматова, Эльвира Харисова, Илшат Харисов. 

 

Гө­ли­нә Гу­са­мо­ва.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев