Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» фестивале старт ала

Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. Казанга Беларусь һәм Азәрбәйҗан театрлары да килә.

25 июньдә Казанда «Шомбай-fest» фестивале старт ала. Ул ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театры инициативасы белән гамәлгә куелганнан бирле бишенче мәртәбә үткәрелә.

«Фестиваль кысаларында театр үзенең юбилеен да уздырачак. „Әкият“ татар дәүләт курчак театры быел 90 еллыгын бәйрәм итә», — дип искәртте фестивальгә һәм «Әкият» татар дәүләт курчак театрының яңалыкларына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Ул фестивальнең 2013 елда гамәлгә куелып, шул вакыт эчендә 70ләп театр коллективының катнашуы турында әйтте. «Фестиваль курчак театрлары арасында дуслыкны һәм багланышларны ныгытуда зур роль уйный», — диде ул.

«Безнең быел юбилейлар елы: театрга — 90, фестивальгә — 5, театраль лабораториябез дә биш мәртәбә узды", — дип сүзгә кушылды Илгиз Зәйниев. Быел Илгиз Зәйниевның курчак театрына сәнгать җитәкчесе итеп куелуына да 5 ел була.

Фестиваль дәвамында 14 спектакль күрсәтеләчәк. Казанга Беларусь һәм Азәрбәйҗан театрлары да килә. Оештыручылар тамашачыны фестиваль спектакльләрен карарга чакыра.

Фестиваль 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

фото: Солтан Исхаков

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/25-iyunda-kazanda-sombai-fest-festivale-start-ala-5889335

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев