20нче майда Чаллы музейлары "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла
Ачык ишек

20нче майда Чаллы музейлары "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла

Ел саен Чаллы музейлары "Музейлар төне" бөтенроссия акциясенә кушыла. Быел акция кысаларында тарихи-туган якны өйрәнү музеенда, экология музеенда, картиналар галереясендә чаралар оештырыла. 

20нче май көнне картиналар галереясе 16:00-22:00 сәгатьләрдә эшләячәк. Биредә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рият Мөхәммәтдиновның, шулай ук рәссам-педагог Таслия Мәҗитованың күргәзмәләре белән танышырга мөмкин булачак.

Балалар Эрмитаж залларына виртуаль сәяхәткә бара алачак. 20:30дан 22:00гә кадәр зур залда Людмила Разумовская пьесасы буенча «Дорогая Елена Сергеевна!» спектакле күрсәтеләчәк.  

Чараларның тулырак программасын тәкъдим итәбез.


Нет комментариев