Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

2024/25 уку елында Бөтенроссия олимпиадасының беренче этабы башланды

Беренче этап сентябрьдә һәм октябрьдә узачак.

2024/25 уку елының Бөтенроссия олимпиадасының яңа циклы старт алды. Беренче (мәктәп күләмендәге) этап сентябрьдә һәм октябрьдә узачак. Үз белемнәрен Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 5-11 сыйныф укучылары үзләре билгели алачак. Математика һәм рус теле буенча олимпиадада 4 нче сыйныфтан катнашырга мөмкин.

Күп укучылар олимпиадада берьюлы берничә фән буенча катнаша. Узган уку елында олимпиаданың мәктәп этабында якынча 7 млн бала катнашкан.

Мәктәп этабында уңышлы чыгыш ясаган һәм тиешле санда баллар җыйган 7-11 сыйныф укучылары икенче (муниципаль) этапка узачак.

Мәгарифне үстерү стратегиясе институтының олимпиада хәрәкәте үзәге олимпиаданың Үзәк предмет-методика комиссияләре вәкилләре белән берлектә 9-20 сентябрь көннәрендә 24 предмет буенча оештыручылар, фән-методика комиссияләре вәкилләре, мәктәп һәм муниция жюри һәм апелляция комиссияләре әгъзалары өчен вебинарлар сериясен уздырачак.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев