Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

2023 елдан мәктәпләрдә «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» дәресе барлыкка киләчәк

Киләсе уку елыннан төп мәктәпләрдә (5нче сыйныфтан 9нчы сыйныфка кадәр) «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» предметы барлыкка киләчәк.

Ул 5 нче сыйныфтан башлап программаларга әкренләп кертеләчәк, - дип хәбәр ителә Мәгариф һәм фән министрлыгында. 

"Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре" буенча предмет нәтиҗәләре Мәгариф министрлыгының 2022 елның 18 июлендәге 568 номерлы боерыгында язылган.

Алар мәдәни мирас формалаштыруга Россия халыклары керткән өлешен аңлауны тәэмин итәргә тиеш... Үз халкының һәм Россиядә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә карата кызыксыну уяту, илебез халыкларының үзара ярдәм итешүнең һәм хезмәттәшлегенең тарихи мисалларын белү, милли һәм этник кыйммәтләргә, РФ халыкларының дини хисләренә хөрмәт тәрбияләү нигездә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев