Проектның максаты – укучыларда нәфис сүз жанрын камилләштерү, әдәби әсәрләрне югары профессиональ дәрәҗәдә сөйләргә өйрәтү.
2022 нче ел башында старт алган «Сөйлә» проекты 20 мәктәптә оештырылды. Аны Казан Мэриясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.
2022-2023 нче уку елында «Сөйлә» 20 мәктәптә һәм 10 балалар бакчасында уздырылды. Проектның максаты – укучыларда нәфис сүз жанрын камилләштерү, әдәби әсәрләрне югары профессиональ дәрәҗәдә сөйләргә өйрәтү. Дәресләрне театр артистлары, нәфис сүз осталары, телевидение дикторлары алып барды.
https://vk.com/kzn_official_tat
Фото: https://magarif-uku.ru
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев