Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче сентябрьгә – өр-яңа мәктәп!

Чаллының 34нче комплексында 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды.

Чаллының 34нче комплексында 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылды. 16нчы мәктәпнең логотибында йолдыз сурәтләнгән. Биредә патриотик тәрбиягә зур игътибар биреләчәк, дигән сүз инде бу. 1нче сентябрьгә – ягъни ачылышына ул инде 700дән артык баланы туплап та өлгергән иде. 

Бәйрәм тантанасына Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин, Чаллы шәһәре хакиме Наил Мәһдиев, Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов һәм башка дәрәҗәле кунаклар килде.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев мәктәп коллективы һәм әти-әниләр исеменнән дә ил, республика җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт белдерде. Премьер-министр Алексей Песошин 16нчы мәктәп директоры Рамил Садриевка техник җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды. Директор бүген тантаналы рәвештә мәктәпнең символик ачкычын да кабул итеп алды. Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина әйтүенә караганда, Чаллыда быел ике яңа мәктәп ачылган һәм җиде мәктәпкә капиталь ремонт ясалган. 
16нчы мәктәпкә Face ID системасы урнаштырылган – махсус камералар балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Иркен, матур бассейннар (икәү), зәвык белән эшләнгән актлар залы.

Сыйныф бүлмәләрендә – интерактив такталар. Мәктәптә голографик технологияләр кабинеты да ( 3D-күзлекләр белән) булдырылган. Малайлар-кызларга модельләштерү белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган иң кызыклы урын бу!

Ризидә Рәхмәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев