Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче июль көнне Казанда «Төнге велофест» старт ала

«Төнге велофест» велоэкскурсиясе 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадага ун ел тулуга багышлана.

1нче июльдән 2нче июльгә каршы төндә 2013 елда Казанда узган Бөтендөнья җәйге Универсиадага ун ел тулуга багышланган «Төнге велофест» велоэкскурсиясе узачак. 

"Экскурсия маршруты шәһәрнең тарихи өлеше һәм Заречный районы буенча узачак. Маршрутның озынлыгы 17 км тәшкил итә һәм 2,5 сәгатькә сузыла.

Чараның максаты – шәһәр тарихындагы иң онытылмас вакыйгаларның берсе Универсиаданың ничек үткәнен сөйләү», - дип хәбәр итә Казанның туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Катнашучыларның гомуми җыелышы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты парковкасында 20:00 сәгатькә планлаштырылган. Велофестиваль 22: 00 сәгатьтә башлана.

Юлда Щербаков тыкрыгы ягыннан «Кольцо» сәүдә үзәге янында, ярминкә мәйданында һәм «Казан» гаилә үзәге янында техник тукталышлар планлаштырылган. Финиш ноктасы Урам экстрим-паркы булачак, монда катнашучыларны фуд-корт һәм концерт программасы каршы алачак. 

«Төнге велофест» та 2013 елгы Универсиадада катнашкан хөрмәтле кунаклар: призерлар Яна Мартынова һәм Нәфис Миңнебаев катнашачак. Катнашучыларга үзләре белән шлем һәм фонарьлар алырга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев