Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче февральдән Россия ислам институтында бушлай татар теле курслары башланачак

Өч ай дәвамында курсны тыңлаучылар, татар теленнән тыш, ислам нигезләре, татар тарихы, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк.

 

1 нче февральдән Россия ислам институтында бушлай «Без – татарлар» татар телен өйрәнү курслары башланачак. Дәресләр Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы эшләгән татар телен башлап өйрәнүчеләр өчен программасы нигезендә үткәреләчәк.

Өч ай дәвамында (февральдән апрельгә кадәр) курсны тыңлаучылар, татар теленнән тыш, ислам нигезләре, татар тарихы, тәҗвид фәннәрен дә өйрәнәчәк. Дәресләрне Россия ислам институты укытучылары һәм студентлары алып барачак. Курсларны уңышлы тәмамлаган тыңлаучылар сертификатлар алачак.

Дәресләр атнага өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә 18:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр планлаштырылган. Барлык сораулар буенча Россия ислам институтының тәрбия эшләре буенча проректоры Ибраһим хәзрәт Шәйхабзаловка +7927-422-17-51 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Дәресләргә йөри алмаганнар өчен «Без – татарлар» онлайн-платформасында теләсә кайсы уңайлы вакытта дистанцион уку мөмкинлеге бар. Моның өчен электрон почта яки социаль челтәрләрдәге учет язмасы ярдәмендә теркәлергә кирәк. Уңышлы теркәлгәннән соң, порталдан кулланучы 5 төп блокка (фонетика һәм грамматика нигезләре, әңгәмә әдәпләре, гаилә һәм йорт, Ислам этикасы һәм дини бәйрәмнәр) бүленгән 49 дәресне тулаем бушлай уза ала.

Кулланучылар үзләре өчен теләсә кайсы уңайлы вакытта һәм теләсә нинди уңайлы форматта (видео, аудио һәм текст) укый алачак. Beztatarlar.ru порталында стационар компьютерлар, смартфон һәм планшетлар аша шөгыльләнергә мөмкин. 2022 елда сайтта 2000 нән артык кеше туган телен өйрәнгән, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Фото: Денис Гордийко

https://kzn.ru/meriya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев