Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

1нче балалар сәнгать мәктәбендә Мәликә Фәсхиеваның шәхси күргәзмәсе ачылды

1нче балалар сәнгать мәктәбендә яшь рәссам Мәликә Фәсхиева иҗаты белән танышырга мөмкин. Аның шәхси күргәзмәсе «Беренче адымнар» дип атала.

1нче балалар сәнгать мәктәбендә яшь рәссам Мәликә Фәсхиева иҗаты белән танышырга мөмкин. Аның шәхси күргәзмәсе «Беренче адымнар» дип атала.
Экспозицияне гуашь һәм акварель белән ясалган картиналар тәшкил итә. Рәсемнәре күбрәк сюжет композицияләренә нигезләнгән.

Һәрбер рәссам тормышында шәхси күргәзмәләр билгеле бер мәһим урын алып тора. Экспозицияне ачу тантанасында яшь рәссам адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Мәликәне котларга сыйныфташлары, якын туганнары һәм дуслары килде. Мәктәп администрациясе бу вакыйга уңаеннан мини-концерт оештырды, анда «Кызыл Тау» мәдәният үзәгенең «Мимими» бию ансамбле чыгыш ясады. 
Мәктәп директоры Шәйхулова Альбина Илдар кызы яшь талантка Рәхмәт хаты тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев