Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

17нче ноябрьдән 18нче ноябрьгә каршы төндә йолдызлар яңгыры көтелә

Йолдызлар атылу 0:00 - 3:00 сәгатьләрдә аеруча яхшы күзәтелә, махсус җиһазлар да кирәк түгел, иң мөһиме – күк аяз булсын.

30 ноябрьгә кадәр Татарстан һәм Казанда яшәүчеләр иң матур йолдызлар яңгырының берсен күзәтә алалар. Иң күп йолдызлар атылу 17 ноябрьдән 18 ноябрьгә каршы төндә булачак – сәгатенә 20 метеорга кадәр.

Йолдызлар атылу 0:00 - 3:00 сәгатьләрдә аеруча яхшы күзәтелә, махсус җиһазлар да кирәк түгел, иң мөһиме – күк аяз булсын һәм лампалар комачауламасын. 

«Леонида агымының җиргә таба хәрәкәт итүче метеор кисәкчәләре секундына якынча 70 километр тизлек белән атмосферага оча, шуңа күрә янгач, алар якты эз калдыралар. Йолдызлар атылу – шул якты эзләр», дип аңлата Казан обсерваториясе директоры Ю.Нефедьев.

Астроном сүзләренчә, җиргә максималь якынлашу вакытында Леониданың метеор агымы иң көчле була: сәгатенә йөзләгән метеорларны күзәтергә мөмкин.

«Бу комета соңгы тапкыр 1998 елда безнең планета орбитасына бик якын иде. Киләсе якынлашу 2031 елда көтелә», – диде профессор. Леониданың иң көчле метеор агымы 1833 елда була. Ул чакта күк берьюлы меңләгән йолдыз атылган кебек яктыра.

https://kzn.ru/meriya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев