Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Ачык ишек

15нче июньдә Татарстанның талантлы яшь химиклары өчен «Алан» сменасы ачыла

15 июньнән Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында химия буенча «Алан» республика күп фәнле Казан (Бөтенроссия) җәйге мәктәбе старт ала.

Смена 18 көн дәвам итәчәк. Анда Татарстан муниципаль берәмлекләренең төрле белем бирү оешмаларыннан 8-10 сыйныф укучылары катнаша.

Әлеге смена химия өйрәнү юнәлешләре буенча белем бирү процессын һәм мәдәни-ял программасын үз эченә ала.

Лекция, гамәли дәресләр, мастер-класслар Казан федераль университетының Химия институты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты (КНИТУ) укытучылары үткәрәчәк.

Укытучылар, вожатыйлар, яшьтәшләре белән аралашу балаларга фәнгә тулысынча кереп чыгарга, химиянең барлык бүлекләре буенча теоретик материалны тирәнрәк өйрәнергә, олимпиада биремнәрен хәл итүдә кулланыла торган яңа терминнарны, законнарны истә калдырырга ярдәм итәчәк.

Яшь химиклар проектлар язуга һәм чыгышларга, олимпиада дәрәҗәсендәге бурычларны хәл итүгә, мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы биремнәре буенча тест турына әзерлек буенча практикумда катнашуга, химик кушылмаларны анализларга һәм танып белергә әзерләнәләр.

Мәдәни һәм ял программалары «химик фокуслар кичәсе», «химик квестлар», «көйне тап», «иҗади җыр кичәсе», «тирә-як дөнья», «иҗади концерт», «шигърият кичәсе», шахмат, футбол, волейбол буенча турнирлардан тора.

Чыганак: https://mon.tatarstan.ru/tat/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев